Игътибар! Пенсия алучыларга карата алдау очраклары ешайды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар итә: өченче яшьтәге кешеләргә карата алдау очраклары кабат күбәйде. Мошенниклар пенсионерларга Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, аларның пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген тикшерергә тәкъдим итә.

Пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялгыштыра, алар пенсияне яңадан исәпләүгә зур акча хисабына гариза язарга тәкъдим итә. Процедурага килешеп, гражданнар берничә мең сумга җитә торган хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзи.

Хезмәт үзе килешүдән күренгәнчә, «хокукый анализ һәм документлар әзерләү»дән гыйбарәт. Факт буенча бу гражданин исеменнән Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать җибәрелә, ә бу мөрәҗәгатьнең күчермәләре төрле контрольлек итүче органнарга һәм ведомстволарга җибәрелә дигән сүз.

Мондый гаризаларда, пенсияне исәпләүнең дөреслеге/дөрес булмавы турында конкрет дәлилләрне күрсәтмичә генә, законның гомуми нормаларына сылтамалар белән типлаштырылган текст бар. Гаризалар бары тик Ф.И.О. һәм мөрәҗәгать иткән гражданинның паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Шул ук вакытта мошенниклар кешеләргә пенсияләрне арттырырга, әмма шактый гына бүләк өчен ирешергә вәгъдә итә.

«Бүген гражданнарга, безнең яңа мәгълүмат сервисы аша, pfr_rt абонентыннан пенсия алучыларга һәм татарстанлыларга карата юридик фирмаларның алдашу очраклары ешаюы турында СМС-хәбәр җибәрелде», - дип билгеләп үтте РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Игътибар итегез, барлык хезмәтләр дә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Әгәр сезнең пенсия һәм башка түләүләр күләме турында сорауларыгыз туса, яки аларны исәпләүнең дөреслеге турында сорауларыгыз булса, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны РПФ сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн яки РПФның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз.

Барлык шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга ПФР контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru, sprrt.ru
 www.vk.com/pfr_rt,
  www.facebook.com/pfrrt,
 www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
  www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International