Дәүләт ярдәме белән булачак пенсиягезне арттыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2014 елның 31 декабренә кадәр керү турында гариза биргән һәм ирекле взносны 2015 елның 31 гыйнварына кадәр түләгән пенсияләрне дәүләт финанслашуы программасында катнашучылар, ел саен үзләренең тупланма пенсияләренә 2000 сумнан да ким булмаган күләмдә акча күчергән очракта, дәүләт финанслашуына исәп тота алалар.  Бу очракта дәүләт взносны ике тапкыр арттырачак – аларның "пенсия" счетына шундый ук сумманы кертәчәк.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында пенсияләрне дәүләт белән бергә финанслау программасында 590 меңгә якын кеше катнаша һәм дәүләт тарафыннан 2 млрд.сумнан артык взнослар финансланды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, финанслашу программасы вакыт буенча чикләнгән характерда һәм финанслашуны Дәүләт беренче кертемне 10 елдан башлап гамәлгә ашыра.

2019 елда дәүләт финанслашуын алу өчен 2018 ел йомгаклары буенча 2000 сумнан алып 12 000 сумга кадәр өстәмә иминият взносларын түләүне 2019 елның 31 декабренә кадәр башкарырга кирәк. Әмма 2020 елда финанслашу суммасын гарантияле алу өчен Россия Пенсия фонды 2019 елның 26 декабренә кадәр түләргә тәкъдим итә.

Әгәр сез тупланма пенсиягезгә елына 2000 сумнан кимрәк акча күчерсәгез, дәүләт пенсияне финанслашуны тормышка ашырмаячак.

Дәүләт тарафыннан финансланырга тиешле взносларның максималь күләме елына 12 000 сум тәшкил итә.

Тупланма пенсиягә ирекле взносларны түбәндәге ысуллар белән түләргә мөмкин:
1.    Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр www.uslugi.tatarstan.ru порталында акчасыз исәп-хисап ясау буенча пластик  пластик кредит картасын кулланып. Шул ук вакытта взнослар өчен комиссия алынмый, кредит учреждениеләренә мөрәҗәгать итү таләп ителми;

2.     http://www.pfrt.ru/ сайттагы реквизитлар белән тутырылган квитанция формалаштырып, кредит оешмасы аша Пенсия фондына акчаны мөстәкыйль рәвештә күчерергә.  Үзең белән Пенсия фондының иминият таныклыгы һәм шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

3.    Эш бирүче аша, аңа хезмәт хакыгыздан взносларны тотып калырга һәм аларны Пенсия фондына күчерергә йөкләп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International