Актив тавыш бирдек

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Узган якшәмбедә буалылар алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлады. Алар ике бюллетеньдә үз тавышларын бирделәр – партияләр һәм депутатлар арасында сайлау ясадылар.

Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәнге 7 сәгатьтә шәһәрдә 15, ә авылларда 56 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Район буенча тавыш бирергә хокуклы 34 меңнән күбрәк сайлаучы исәпләнде. Халык иртән үк актив булды: 10 сәгатькә шәһәрдә яшәүчеләрнең 15, ә авыл халкының 20 проценты гражданлык бурычларын үтәде. Авыллар арасында Аксу, Татар Аксуы, Тутай, Югары Наратбаш, Кырык Садак, Яңа Шәйморза, Өчмунча, Яшевкада яшәүчеләр алда барса, шәһәрдә Мәктәп, Үзәк, Студентлар, Төньяк, Кызыл Армия сайлау участоклары лидер булды.

8 сентябрь шәһәрдә яшәү-че Лошмановлар гаиләсе өчен икеләтә бәйрәм иде. Марина белән Олег бу көнне моннан 30 ел элек гаилә корганнар. “Буинск-Информ” коллективы аларның Кызыл Армия сайлау участогында тавыш биргәннәрен белешеп, тәбрикләргә дә вакыт тапты.

– 1989 елда да шундый кояшлы җылы көн иде. Иптәшем белән бергә булуыбызга шатланып, шуны сөйләшеп килдек. Тормышлар яхшыра, яшәү алга китә. Хәзер Буаны танырлык түгел. Бүген дә яхшы тормышка өметләнеп тавыш би-рәчәкбез, - ди Марина Георгиевна.

Шәһәрнең Космовский сайлау участогында яңа гына үз тавышын биргән Буаның Мактаулы гражданы Фәрит Садриев та фикерләре белән уртаклашты.

–Инде җитмеш өстендә булсам да, иртән үк үз тавышымны биреп, эшне бетердем. Көн буена планнар әле иксез-чиксез. Сайлаулар безнең гаиләбез өчен һәрвакыт мөһим, республикабыз, районыбыз, шәһәребез көннән-көн уңай якка үзгәрә. Алга таба да шулай булуын теләп, тавыш бирдек. Киләчәгебез үзебезнең кулда булуын да онытмасак иде. Һәр кеше иң элек үзе генә түгел, ә тирә-ягы, экология, ил өчен янып яшәргә, җиң сызганып эшләргә тиеш. Бердәм булганда гына яхшыга өметләнергә, уңышка ирешергә була, – ди ул.

Буалылар бу көнне киләсе елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый тер-риторияләрне дә сайлады. Шәһәрдә берничә участокта сайлаучылар өчен 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый терри-торияләрне сайлау буенча рейтинг тавыш бирүдә дә оештырылды. Аларга сайлауга өч территория – шәһәрнең Өрәңгеле урамында яңа төзеләчәк “ТАССРның 100 еллыгы” паркы, реконструкцияләү үткәреләчәк шикәр заводы паркы һәм төзекләнде-рү үткәреләчәк Үзәк мәйдан куелды. Соңгысы үз эченә үзәк паркны, үзәк стадионны, Вахитов, Р. Люксембург, К. Маркс, Космовский, К. Либкнехт урамнарын алды. Моннан тыш, “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында шәһәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр үз ишегалларын төзекләндерү буенча анкеталаштыру да уздылар.

Буа районы буенча 18 сәгатькә барлык сайлау-чыларның 72,4 проценты килгән иде. Бу вакытта шәһәрдә 66,4, авылларда 78 процент граждан үз бурычын үтәгән иде. Ә Каенлык, Югары Лашчы, Татар Аксуы, Югары Наратбаш, Кыр Тәүгелдесе, Әхмәт, Өчмунча, Чуаш Киштәге, Вольнистан авылларында бу сан әлеге вакытка 90 проценттан артты.

Буа районында сайлауларның чисталыгын 350дән күбрәк кеше күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования