Үсентеләрне сатып алганда ялгышмагыз

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Көз җитү белән бакчачылар җиләк-җимеш агачларын яңартуга керешәләр. Бүген базарларда үсентеләрнең киң ассортименты тәкъдим ителгән. Әмма Россельхознадзор идарәсенең орлык контроле бүлеге белгечләре үткәргән рейдларның еш кына үсентеләрнең сыйфаты мактанырлык түгеллеген күрсәтте.
Дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров сүзләренә караганда, сатучылар еш кына үсентеләргә сортлы идентификация сертификатларын күрсәтә алмый. Моның өчен алар штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла. Шул ук вакытта берәү дә, әйтик, сорт алмагач урынына кыргый кытайка алмагачын сатып алмавына гарантия бирә алмый. Шулай ук үсентеләрнең зарарсыз булуы да билгеле түгел. Краснодар краеннан китерелгән үсентеләр безнең шартларда сирәк үсеп китә. Тышкы кыяфәткә килгәндә, тамыр системасын карарга кирәк, ул кипкән түгел, ә балчык эретмәсендә булырга тиеш. Агач кабыгы йогышсыз булырга тиеш. Прививка (штам) ясау урыны яхшы күренергә тиеш.

Документларсыз үсентеләрне сату фактлары турында Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең орлык контроле бүлегенә: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20 «А», тел./факс: 8 (843) 277-68-29 адресы буенча яисә shn.tatarstan.ru сайтындагы Интернет-кабул итү бүлмәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International