Бәрәңге мул

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Быел һәр бакчада диярлек бәрәңгеләр җырда җырланганча йомры гәүдәле, йодрык кадәрле. Хәтта аннан да эрерәкләре бар. Мул уңыш җыеп алган хуҗалар икенче икмәкне шулкадәр үстергән яңгырлар зыян да салмадымы, черемәсме икән, дип  борчыла хәзер.

“Россельхозүзәк”нең Буа районара бүле-генең әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева иң элек бәрәңгене саклауга дөрес салырга киңәш итә.

– Төп шарт – бәрәңге коры, черекләрен-нән араланган булырга тиеш. Шуңа да аны казып алганнан соң ук сакларга куймаска, җилләтергә кирәк, – ди ул. Моның өчен җил уйнап торган караңгы бинага урнаштыру отышлы. Җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Базга салганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый. Орлык өчен калдыра торган бәрәңгеләрне кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм алар яхшырак та саклана. Икенче икмәк яңгырлар, авыруларга каршы эшкәртмәү аркасында фитофтороз белән зарарланганда гына түгел, ә ныгымаган, өлгермәгән очракта да начар сакланырга мөмкин. Моңа юл куймас өчен  казыр алдыннан бер атна алдан сабакларын чабарга кирәк. Шулай ук бөтен сортларны да бер үк вакытта алу да дөрес түгел. Бәрәңге өлгереше сортларга карап билгеләнә. Алар 60-70, 80-90 һәм 100-110 көндә өлгерә торганнарга бүленә. Шуңа да иртә, уртача өлгерә торганнарын гына иртә казырга киңәш ителә. Белгечләр әйтүенчә, безнең регионда бәрәңге алу өчен иң кулай вакыт булып сентябрь уртасы санала.

Күп авылларда бәрәңге үстерүчеләр ай уртасы җиткәнне түгел, башланганын да көтмәделәр – аны август ахырында ук казып алдылар. Аксу авылыннан яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Илсур Йосыпов фермер хуҗалыгында да икенче икмәк алу сезоны август аеннан башлана. Әмма биредә аларны нәкъ менә өлгергәнлегенә карап казыйлар.

– 30 гектарда игелгән бәрәңгенең унышын иртә өлгерә торган сорт тәшкил итә. Анысын алдан җыеп алдык. Менә бу  соңрак өлгерүчесенең сабагын бер атна алдан чабып куйдык. Күрәсезме, кабыклары нык аларның, җәрәхәтләнмәгәннәр, – ди Илсур, эре кызыл бәрәңгеләргә күрсәтеп. Бәрәңге чүпләүче туганнары, дуслары, танышлары – егермеләп кеше – чиләкләрен, аннан капчыкларны күз ачып йомганчы тутырып та куялар. Адым саен бер капчык солдат кебек басып кала. 

– Ел саен Яльчектән килеп булышам. Безнең әтиләр дә дуслар иде. Мондый бәрәңгене чүплисе үзе бер рәхәт, – ди Нина Афанасьева. Чыннан да, араларында вагы түгел, орлыкка сайлап алырга да юк, диярлек.  

– Монысы өчен кайгырмыйбыз, чәчүлекне республикадагы орлыкчылык хуҗалыгыннан сатып алабыз. безгә бу отышлырак та әле. Бер өлешен субсидиялиләр. Аннан сатып алган чәчүлек ышанычлы. Менә бүген уңышын җыя торганы супер элита иде, – ди ул бәрәңге уңышы иң беренче чиратта чәчүлек сыйфатына бәйле булуын ассызыклап. Аннан ашлау да зур роль уйный. Фермер әйтүенчә, һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән ашламаны көзеннән кертеп калдыралар.   Беренчедән, бу эреп бетсен, икенчедән бүлбеләрдә зыянлы матдәләр тупланмасын өчен яхшы. Әлеге хуҗалыкта үскән бәрәңгеләр алардан азат. Моңа махсус сертификатлары бар – икенче икмәкне Казанга азык-төлек департаментына тапшыралар. Көн саен ике йөк автомобиле белән икешәр рейс ясыйлар. Департамент белән килешү ел буена төзелгән, шуңа яшелчә саклау урынына да тутыра баралар. Анда 200 тонна запас бар. Ул ярминкәләрдә халыкка сатарга да җитә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International