Хуҗалыкларда көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Бүген техника гөрелтесе бөртеклеләр, көзге культуралар кырыннан шикәр чөгендере басуына күчә. Татлы тамырны инде шикәр заводында да кабул итә башладылар. Күрше районнар агрофирмаларыннан беренче олаулар узган атна ахырында килде. Сезон ачу, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә узды. Анда “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, дин әһелләре катнаштылар. Алар чөгендер игүчеләргә дә, эшкәртүчеләргә дә уңышлар теләделәр. Заводның генераль директоры Валерий Погребной предприятиенең чөгендер кабул итүгә һәм эшкәртүгә тулысынча әзер булуын әйтте. Аның тәүлегенә 6 мең тонна чимал эшкәртү мөмкинлеге бар. Быел бу мөһим, чөнки шикәр чөгендереннән мул уңыш көтелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, район хуҗалыкларында 9 мең гектарга якын мәйданда игелгән культурадан тулаем җыем 300 мең тоннадан да ким булмас, дип көтелә. 10 сентябрьгә “Авангард”,  “Дружба” агрофирмаларында һәм фермер хуҗалыкларында җир өстенә 14137 тонна чөгендер чыгарылган. Районда татлы тамыр уңышын җыюга беренчеләрдән булып Кырык Садактан Зөлфия һәм Айрат Алләмовлар фермер хуҗалыгында керештеләр. Алләмовларның “беренчелеге” серен без дә белергә тырыштык. 

– Ел сан шулай иртә башлыйбыз. Көннәр коры торганда, заводларда чиратлар юк чагында күбрәк эшләп калырга тырышабыз, – ди Айрат. Дүрт көн эчендә 156 гектарның 60ында тамыразыкны казып алырга, тагылмалы 10-12 “КамАЗ” автомобиле белән 3 мең тоннадан күбрәк чималны Чынлы заводына тапшырырга өлгергәннәр.

– Чөгендер сезонын быел да Алләмовлар фермер хуҗалыгында ачып җибәрдек. Көн саен уртача өчәр рейс ясыйбыз. Заводка барлыгы 75-100 тонна чимал илтәбез. Әлегә башка хуҗалыкларда булган юк, ә биредә чөгендерләр, әнә, нинди эре, уңыш 500 центнердан да ким түгелдер, – ди шушы авылдан шәхси эшмәкәр Харис Габитов.

Фермер әйтүенчә, чөгендернең чыгышы, чыннан да, бүген шул кадәр тәшкил итә.

– Әле бездә җәй башында яңгырлар бик аз булды. Күрәсең, июль аенда яуганнары файдага булгандыр, – ди ул.

Аннан җир әзерләү, ашлау, чүп үләннәренә каршы көрәш буенча тиешле технология таләпләре дә үтәлгән. Бу уңышта гына түгел, чөгендернең шикәрлелегендә дә чагыла. Ул 16,2 процент тәшкил итә. Айрат раславынча, сентябрь башы өчен бу бик әйбәт күрсәткеч. Чималның пычраклылыгы да идеальга якын – 7,7 проценттан артмый. Кем әйтмешли, читтән караганда бернинди проблема юк кебек – мул уңыш үстерелгән, бүген аны югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык мөмкинлекләр бар, эшче куллар, техника җитәрлек.  Димәк, куелган хезмәтнең кайтарышы да начар булмаска тиеш.

– Быел шикәр комының килограммы 25 сумнан артмаячак, диләр. Ә безгә барлык чыгымнарны каплап, берникадәр табыш алу өчен кимендә 30 сум булуы кирәк. Ягулык-майлау материалларына, ашламаларга бит бәя кимеми, арта гына бара. Көзен менә чөгендерне казу өчен комбайн, ташу өчен автомобильләр яллыйбыз. Аларга тоннасы өчен 350 сум исәбеннән түлибез. Хуҗалыкта даими хезмәт куючы алты хезмәткәр дә бар. Фаразлар дөреслеккә туры килсә, авыррак булачак, – дип борчылуын да әйтеп алды фермер.

Шулай да 2010 елда фермер хуҗалыгы оештырып, кирәкле техниканы булдырып, 720 гектар җир эшкәртүче, бу вакыт эчендә муллыгын да, уңышсызлыгын да күргән фермер барысы да әйбәт булачагына ышана, киләчәккә  өмет белән карый.

Алдагы ел уңышы астына да ныклы нигез салганнар. 180 гектарда көзге бодай чәчкәннәр, уңышы җыеп алынган җирләр туңга сөрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования