Шушы көннәрдә М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең Яшь армиячеләре "Алга яшь аармиячеләр" республика хәрби-спорт уенында катнаштылар, һәм анда Буа муниципаль районын конкурс программасы ярышларында лаеклы тәкъдим иттеләр.
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" спорт программасында (60 метрга йөгерү) Шәрипов Рифат - 1, Гыймадиев Илшат-2, «АК-74не сүтү һәм җыю» бәйгесендә Җамалтдинов Булат 3 урынны яулады. Теоретик бәйгедә һәм хәрби-тактик уенда район командасы 3 нче урынны яулады.
Нәтиҗәдә, уеннар нәтиҗәләре буенча Буа районы командасы Татарстан Республикасында иң яхшылар бишлегенә керде. Егет-кызларыбызны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Уеннарда Татарстанның кадет мәктәп-интернатлары һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең 500 вәкиле катнашты, һәм инде дүртенче ел рәттән ярышларда «Юнармия»хәрәкәте активистлары катнаша. Программа кысаларында делегатлар ГТО нормаларын тапшыралар, уку-тактик полосасын узалар, интеллектуаль конкурсларда катнашалар һәм башкалар. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар «Җиңү»хәрби-спорт уенының төбәк этабында республика данын яклаячак.