Пенсия фонды ялган мәгълүмат тарату турында кисәтә

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә чакыра!

«Гамәлдәге законнар нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, эш вакытында урын алган барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсия ала башлый», - дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт эшчәнлеген туктаткан алучыларның пенсиясен индексацияләүне яңарту һәм аны түләү тулысынча эштән азат ителү датасыннан соң (дүртенчегә) өч ай узгач башлана. Көтү вакыты (өч ай) пенсионерга бер тапкыр компенсацияләнә.

Шикле барлык очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга «кайнар линия» гә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар: www.pfrf.ru, sprrt.ru
 www.vk.com/pfr_rt,
 www.facebook.com/pfrrt,
 www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования