Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе салым түләүчеләргә хәбәр итә

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе салым түләүчеләргә хәбәр итә: "Акча белән исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, контроль-касса техникасын куллану һәм теркәү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Федераль закон тексты 2016 елның 12 июлендә "Российская  газета"ның 7019 (151) номерлы Федераль чыгарылышы басылып чыкты

Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчкәндә салым түләүчеләр өстәмә өстенлекләр ала, аерым алганда:

1.     Онлайн контроль-касса техникасын салым органына визитсыз теркәү мөмкинлеге, бу салым түләүченең вакытын һәм акчасын шактый янга калдыра.

2.    Бизнес-аналитиклар инструментларын онлайн куллану, бу үз бизнесларын нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә.

3.     Электрон чекларны чек тасмасына чыгымнарсыз җибәрү мөмкинлеге.

4.      Беренчел хисап документлары рәвешләрен мәҗбүри алып барудан баш тарту («КМ»формасы).

5.     Намуслы салым түләүчеләрне тикшерүдән практик баш тарту.

6.     Намуссыз салым түләүчеләрнең үзләренең салым бурычларын законсыз рәвештә минимальләштерү һәм көндәшлекле өстенлекне намуссыз алу мөмкинлеген булдырмау хисабына сәламәт көндәшлекле шартларда бизнес алып бару.

7.     Мәҗбүри техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту һәм фискаль тупланманың хезмәт итү вакытын арттыру хисабына чыгымнарны киметү.

8.     Онлайн-сәүдә бизнес өчен уңайлы, ә нәкъ менә: чек бастырып чыгарырга һәм аны сатып алучыга илтеп бирергә кирәклеге юк, ааны электрон рәвештә җибәрү дә җитә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International