Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең җаваплы хезмәт җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында утырышы узды.

Чара барышында Буа районы территориясендә янгыннарда кешеләр үлемен булдырмау буенча өстәмә чаралар күрү турында мәсьәлә күтәрелде.

Торак фондта янгын чыгу очракларын кисәтү һәм халык белән профилактик эшне дәвам итү максатыннан, авыл җирлекләре башлыкларына һәр торак пунктта профилактик төркемнәр эшен оештырырга, күрсәтмә агитация материаллары таратып торак фондка баруны тәэмин итәргә, торак фондта янгын чыккан очракта кешеләрне үз вакытында хәбәр итү мәсьәләсен эшләргә, йорт яны участоклары территориясендә чүп-чар һәм үлән яндыруга юл куймаска тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International