Матвеевлар гаиләсе гайлә традицияләре фестивалендә катнашты

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Ел саен сентябрь аенда Ульяновск шәһәрендә гаилә белән аралашу көненә багышланган Гаилә традицияләре фестивале үткәрелә. Быел фестиваль 13-14 сентябрьдә үтте, чарага Буа районының Иске Мәртле авылында яшәүче Матвеевлар гаиләсе чакырылган иде.

Ата-аналар төрле мастер-класслар уздылар, шул исәптән бизнес-проектлар язу буенча тренинг, «Туган якны өйрәнү» квест-уены, спорт ярышларында катнаштылар. Балалар өчен «Нәсел гербы» пластилиныннан әвәләп ясау, сәламәт туклану буенча «Әбинең кунакчыллыгы», «Без мультфильмнар ясыйбыз»мультипликациясе буенча мастер-класслар оештырылды. Шулай ук ата – аналар балалар белән бергә «Минем горурлыгым – Минем районым», «Социаль контракт», «Үз куллары белән Гаилә реликвиясе», «100 ел-100 гаилә» күргәзмәләрендә һәм «Сембер бала тудыру агачы» архив мәйданчыгында булдылар.

Барлык гаилә әгъзалары да яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Ә конкурсларда актив катнашкан өчен Матвеевларга истәлекле бүләк-мультиварка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International