Чит илгә ял итәргә җыенганда салым бурычының булмавын тикшерегез.

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Игътибар итегез!         
Чит илгә ял итәргә җыенганда салым бурычының булмавын тикшерегез.
Бурычлар турында белергә мөмкин:

- үз салым инспекциясендә;

-  салым түләүченең шәхси кабинетында Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (nalog.ru);

- дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru)

- КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә.

Бурычларны түләп була:

• акчалата исәп-хисап ясау өчен банк яки почта бүлекчәләрендә салым инспекциясендә бирелгән яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында электрон сервислар ярдәмендә формалаштырылган квитанцияләр буенча;

• акчасыз исәп-хисап буенча салым түләүченең шәхси кабинетында, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислар ярдәмендә.

Бурычларны түләмәгән очракта бурычлыларны көтә:

Пеня. Һәр календарь көн өчен пеня (Россия Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/300).

Салым инспекциясеннән таләп. Бурычларны таләптә билгеләнгән срокта түләмәгән очракта бурычлыга бурыч суммасын арттыручы чаралар кулланыла.

Хөкем. Җәмәгать суды эшне карап тикшерәчәк һәм бурычны мәҗбүри түләттерү турында суд боерыгы чыгарачак, шул исәптән эшне караган өчен дәүләт пошлинасын түләттерү биреләчәк. Повестка алганнан соң бурычлының әҗәтен түләү һәм түләнгән квитанция белән судка килү мөмкинлеге бар әле.

Башкарма производство. Суд приставлары үз теләкләре белән түләү вакытын билгеләячәк. Срокны бозу башкарма җыемга бурыч суммасының артуына китерә.

Россиядән читкә чыгуны чикләү һәм законнарда каралган башка чаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International