Шикәр чөгендеренең чиреге казылды

2019 елның 20 сентябре, җомга

Район хуҗалыкларында техник культураларны җыю һәм силос базлау дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 сентябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 4283 гектарында, 27 процентында уңыш җыеп алынган. 8918 гектарда үстерелгән татлы тамырның 23 проценты җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та бу күрсәткеч 57 процент тәшкил итә. 

Хуҗалыкларда соя уңышын җыю соңгы гектарларда бара. Рапсның 13, горчицаның 74 проценты суктырып алынган.

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 43120 тоннасы, ягъни 55 проценты базланган.

Башка эшләр дә дәвам итә. 22654 тонна салам җыелган,  20139 гектар мәйдан туңга сөрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International