Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе халыкка консультация үткәрә

2019 елның 20 сентябре, җомга

«ТКХда сезнең хокукларыгыз – аларны якларга өйрән» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максаты белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Апас районнары халкына видеоконференция форматында консультация үткәрә. Видеоконференция режимында консультация бирү 2019 елның 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр 10 октябрендә Идарә бинасында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, З. Кызыл ур., 30 нчы йорт һәм Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә.

2 октябрьгә кадәр алдан, мөрәҗәгать итү темасын күрсәтеп, 8843-74-3-52-89 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International