"Локомотив" хоккей клубы истәлегенә хоккей буенча турнир узды

2019 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген "Арктика" Боз сараенда ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Ярославльнең «Локомотив» хоккей командасы истәлегенә турнир узды.

Турнирда катнашучыларны Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов сәламләде. Һәлак булган хоккейчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Истәлекле турнирда Казан, Чуашстан, Ульяновск, шулай ук Буа һәм Тәтеш муниципаль районнары җыелма командалары көч сынашты. 

Киеренке көрәштә 1 нче урынны Казан командасы алды; 2 нче урында-Тәтеш районы командасы; 3 нче урында Буа районы командасы. 

Иң яхшы капкачы дип Мазюкин Игорь (Тәтеш), иң яхшы һөҗүмче дип Безруков Дмитрий (Казан), иң яхшы сакчы дип Хәйруллин Рөстәм (Буа) танылды. 

Җиңүчеләр һәм призерлар мактау кубоклары, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Казан командасы күчмә Кубок алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International