Татарстанда 8 номинация буенча иң яхшы яшь эшкуарларны сайлап алачаклар!
30 сентябрьгә кадәр «Россиянең яшь эшкуары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Россиянең яшь эшкуары-2019» бәйгесендә 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Татарстан эшкуарлары үз проектлары турында бөтен илгә сөйләячәкләр. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта анкета тутырырга кирәк: molpred-116.ru һәм info.mpr2019rt@mail.ru почтасына 30 сентябрьгә кадәр җибәрергә кирәк.
Конкурс 8 номинация буенча уза: «Интернет эшкуарлык», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтү» өлкәсе.
Конкурсны оештыручылар-Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе.
Региональ этапның финалы 2019 елның 2 октябрендә узачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала.
«Россиянең яшь эшкуары-2019» Бөтенроссия конкурсының финалы ноябрьдә Татарстанда узачак. Бүләкләү тантанасына Казанга бөтен илдән эшкуарлар киләчәк.