Буалылар игътибарына! 1 октябрьдә сөйләм сирен җайланмаларының әзерлеген тикшерү үткәреләчәк

2019 елның 28 сентябре, шимбә

Буалылар игътибарына! 1 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Буа шәһәрендә урнаштырылган сирен җайланмаларның әзерлеге тикшереләчәк. Тынычлык саклавыгызны һәм паникага бирелмәвегезне сорыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр безнең районда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк. Тренировкалар ике этапта ике тәүлек дәвамында, 6.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барачак. Тренировка барышында җитәкчелек составын хәбәр итү һәм җыю, гражданнар оборонасы буенча гамәли чаралар үтәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International