Үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агроном Буа районында уҗымнарның торышын бәяләде.

2019 елның 4 октябре, җомга

Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, районда көзге культураларга бүлеп бирелгән мәйдан 15737 га тәшкил итә, шуның 15572 гектарында бодай, 165 гектарында арыш чәчелгән.
"Шытымнар әйбәт, куаклану фазасында. Узган яңгырлардан соң икенчел тамырлар эшли. Корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы сиптерү кирәкми", - дип хәбәр итте үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агроном Анна Алексеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International