Игътибар, «Без – ул дөнья!» медиаконкурсы башланды.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 30 сентябрендә «Без-ул дөнья!» медиаконкурсы старт алды. Әлеге проект инде 2015 елдан бирле " Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе»төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект эшләү дәверендә төрле номинацияләрдә 500дән артык иҗат эше алынды һәм эшкәртелде. Ел саен проект яңа әйләнеш ала, яңа темалар, номинацияләр, призлар һәм, әлбәттә, яңа кешеләр һәм иҗат өчен чиксез киңлек барлыкка килә.

Быел катнашучылар конкурс номинацияләренең берсе буенча гариза биреп кенә калмыйча, бушлай дәресләргә языла алалар, анда укытучы сайлаган юнәлештә реаль белем һәм киңәшләр бирәчәк. Медиаконкурста катнашучылар белән шундый укытучылар эшләячәк:

Гөлфия Мотыйгуллина
- Профессиональ коуч-тренер
- Кадрлар резервы Республика проектының Тренер-остазы, комиссия эксперты һәм 50дән артык форумның жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе

Эдгар Мәүликеев
- FRAGENCY агентлыгында Motion-дизайнер & SMM-менеджер
- Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча Министрлыгының заказы буенча эксклюзив контент авторы
(2018 елга кадәр))
- MediaMates.gif курсларының автордашы һәм укытучысы

Абатурова Дарья
- Видеограф
- Пермь шәһәрендә видео иҗат укытучысы
- Кино төшерү юнәлеше буенча DocУрок курслары укытучысы һәм кураторы,
- Бөтенроссия һәм халыкара документаль кино фестивальләре ("Флаэртиана", "Кинопроба", "Бергә җиңдек", "Святая Анна" һ. б.) призеры һәм җиңүчесе;

Марина Маннанова
- Блогер&фотограф @marianphoto.ru
- Хатын-кызлар портретын төшерүнең һәм ретушаның уникаль методикасы авторы һәм укытучысы

Максим Цыганов
- График дизайнер
-5 еллык стажы булган гамәли график дизайнер, КНИТУ - КХТИ медиашколасында верстка һәм иллюстрацияләр буенча курслар укытучысы
- Иллюстрация һәм дизайн өлкәсендә республика конкурсларында күп тапкырлар призер һәм җиңүче

Конкурста 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр, шулай ук иҗат коллективлары катнаша ала.

Гариза бирү өчен номинация һәм эш темасын сайларга, http://wearetheworld16.ru/ сайтында гариза тутырырга кирәк һәм материалларны беркетергә. Берничә номинацияне сайларга мөмкин, әмма аларның һәркайсы буенча бер генә тема.

Конкурс номинацияләре:
1.     "Текст эшләре"
2.     "Видеоэшләр"
3.     "Фотоэшләр"
4.     "Мемнар"
5.     "Стикерлар"

Темалар:
1.     «Буыннан-буынга»
2.     "Горурланырлык нәрсәләр бар"
3.     «Татарстан Республикасы тормышыннан бер көн»
4.     "Туган як-туган йорт"
5.     "Киләчәк кем кулында?"
6.     «Без төрле һәм бу…»
7.     "Дөнья башкалар күзлегеннән"
8.     "Мәдәниятләр тоташу ноктасында"

9.     «Бер дулкында»
10.    "Гаилә-ул…»

Барлыгы медиаконкурс берничә этапта узачак:
Беренче этап – «заявка». Сентябрьдән декабрьгә кадәр катнашучылар конкурс материалларын әзерлиләр һәм гариза формалаштыралар.
2 нче этап - "эксперт бәясе". Декабрь дәвамында эксперт жюрие киләсе этапка узу өчен сайлап алу турын узган катнашучыларны билгеләячәк.
Өченче этап - "Нәтиҗәләр ясау". Медиаконкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы 2019 елның декабрендә узачак.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Тулырак мәгълүматны һәм Нигезләмәне " Без-ул дөнья!" медиаконкурс сайтында: http://wearetheworld16.ru/
Элемтә өчен мәгълүмат: «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе»Региональ иҗтимагый оешмасы. Вконтактада рәсми төркем – https://vk.com/we_aretheworld, электрон почта: wearetheworld.atm@gmail.com. Башкаручы директор – Акулинина Вера Романовна, тел. 8-927-428-92-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International