Виктория Абрамченко Татарстан буенча Росреестрның җир инспекторларының онлайн-контроль системасы белән танышты

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко ведомствоның территориаль идарәсе эше белән танышты, анда аңа илнең башка төбәкләрендә аналогы булмаган идарәнең үз эшләнмәсе – «Госземнадзор»автоматлаштырылган геомәгълүмат системасы тәкъдим ителде.

Бу система республика территориясендә Росреестрның дәүләт җир инспекторлары эшчәнлегенә онлайн-контроль һәм анализ ясауны, шулай ук иң күп хокук бозулар булган территорияләрне мониторинглауны күздә тота.

Татарстан буенча Росреестр җитәкчесе Азат Җаббаров сүзләренә караганда, система дәүләт җир күзәтчелегендә җитди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән. 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестры бу күрсәткеч буенча башка территориаль органнар арасында беренче урынны алды.

Шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен билгеләнгән күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм теркәүнең сыйфаты һәм вакытын кыскарту буенча да югары күрсәткечләргә ирешелде.

Азат Җаббаров хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча Росреестр идарәсе республикада инвестицион климатны яхшырту буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Стратегик инициативалар агентлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан хокукларны теркәү буенча 100 процент күрсәткечләргә ирешүне тәэмин иткән, шулай ук кадастр исәбе буенча да югары күрсәткечкә ирешелгән (80% тан артык).

Росреестрның территориаль бүлекчәсе җитәкчесе шулай ук электрон рәвештә күчемсез милекне теркәүгә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте, бигрәк тә күчемсез милек базарында катнашучылар арасында: «әйтик, 2018 елда Татарстан буенча Росреестрга 60 мең электрон гариза бирелгән булса, быел без инде ике тапкыр үсеш күрәбез", - дип шәрехләде Азат Җаббаров.

Үз чиратында Виктория Абрамченко Росреестрда контактсыз технологияләр үсешенә аерым игътибар бирелүен, һәм бу ведомстводагы иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, дип билгеләп үтте.  «Хәзерге вакытта 2017 ел башыннан башлап җибәрелгән «шәхси кабинет» та 1 миллионнан артык кулланучы теркәлгән инде. Аның ярдәме белән мөрәҗәгать итүче кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә гариза бирә, аның катнашыннан башка милек белән алыш - бирешләрне үткәрүне тыя, бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр алуга сорау җибәрә ала», - дип өстәде Виктория Абрамченко.

Росрестр башлыгы шулай ук ведомство хезмәткәрләре көче белән төзелгән теркәү, кадастр һәм Геодезия эшчәнлеге тарихы предметларын саклый торган реестр эшләрен саклау өчен мобиль стеллажлар белән җиһазландырылган архив бүлмәләрен, теркәүче бүлекләрне һәм музей экспозициясен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International