Авылга “цифра” килде

10 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Киләсе атна башыннан Россиянең 21 регионында, шул исәптән Татарстанда да, федераль каналларның аналог трансляциясе туктатылачак. Заманча кабул итү җиһазлары алуны алдан кайгырткан телевизор караучылар санлы 20 телеканалны бернинди тоткарлыксыз карый алачак. Моннан тыш “аналог”та “Че”, “Ю” кебек федераль телеканаллар һәм “ТНВ” региональ каналы да калачак.

Санлыга да тоташырга, региональ каналны да югалтмаска

“Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге”нең Тәтеш филиалы цехы начальнигы Венер Мостаев бу уңайдан үзенең киңәшләрен җиткерә. Санлы эфир телевидениесе DVB-T2 стандартында дециметрлы диапазонда күрсәтә. Региональ һәм муниципаль каналлар метрлы да, дециметрлы да диапазонда, ягъни “аналог”та да, “санда” да күрсәтә ала. Аларны кабул итү өчен иң яхшысы – барлык дулкынны кабул итүче антенна урнаштыру.  Күпквартиралы йортларда яшәүчеләр өчен йорт түбәсенә коллектив антенна (СКПТ) кую иң отышлысы булып тора. Ул шулай ук метрлы һәм дециметрлы диапазоннарны берьюлы кабул итәргә сәләтле. Мондый гомуми антеннаны тоташтыру өчен йорт идарәче компаниягә яисә антенна паркына хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Аналогтагы телеканалларны, мәсәлән, “ТНВ”ны карауга килгәндә, соңгы 1-4 ел эчендә алынган, ягьни DVB-T2 стандартына туры килүче телевизорларны антеннага тоташтыру да җитә. Ә искерәкләре өчен приставка һәм сплиттер дигән җайланма ярдәмгә киләчәк (бу хакта газетабызның 1 март санында тәфсилләп язылды).

Бүгеннән нәрсә эшләү мөһим?

Иң беренче чиратта телеэкранда “А” хәрефе булу-булмауны тикшерегез. Әлеге хәреф “Беренче канал”, “Россия 1”, НТВ, “Бишенче канал”, “Рен ТВ”, СТС, ТНТ, “Звезда”, “ТВ Центр”, “Россия Культура” аналог телеканаллары логотиплары янына урнаштырылган. Экранда “А” юк икән, димәк сез инде “сан”ны эфирда, кабельдә яисә спутник аша карыйсыз. Сезнең бернәрсә дә өзелмәячәк, приставка алырга кирәк түгел. Ә “А” хәрефен күрәсез икән, “сан”га күчү сорала. Аны тоташтыру өчен махсус белем һәм күнекмәләр таләп ителми. Беренче чиратта яңа стандарт сигналларын кабул итү өчен  торак пунктта санлы эфир трансляциясе булу мөһим. Моны карта.ртрс.рф сайтында тикшерергә була.

Венер Мостафин раславынча, районда санлы эфир тапшырулары белән колачлау 100 процент тәшкил итә. Икенчедән,  DVB-T2 стандартын, Multiple-PLP режимын кабул итүче телевизор (андыйлар булмаганда – приставка алу таләп ителә) һәм кабул итү антеннасы кирәк. Санлы эфир телевидениесен кабул итүне көйләү өчен телеканалларны автомат рәвештә эзләүдән файдаланырга мөмкин. Шулай ук моны кул белән эзләү режимында эшләргә була. Моның өчен ешлыкны яисә телевизион канал номерын кертү мөһим. Аны РТРСның рәсми сайтында “Санлы ТВ челтәрен төзү” бүлегендә яисә карта.ртрс.рф сайтында белергә мөмкин. Ә санлы эфир телевидениесен карауны раслаучы иң гади ысул – “Карусель” каналын карый алу. Ул аналогта трансляцияләнми. 

“Сан”га күчү белән килеп туган барлык сораулар белән 89196291022 телефон номеры буенча Венер Мостаевка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования