Татарстан Россиянең иң күләмле “Алтын көз - 2019” агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрьдә  Мәскәүдә  ВДНХада авыл  хуҗалыгы казанышлары  буенча  Россиянең  иң күләмле   “Алтын  көз – 2019”  21нче  агросәнәгать күргәзмәсе  ачылды.   Быел  күргәзмәдә Россия  төбәкләреннән,  якын  һәм  ерак  чит  илләрдән    1500дән артык   экспонент катнаша.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы үз  стендында Татарстанда  җитештерелгән  экологик  чиста һәм натураль продукция  күрсәтә. 

Милли татар  кухнясының  үзенчәлекләрен  100 елдан  артык  эшләү тарихы  булган  Татарстан  Республикасы Кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге - «Татпотребсоюз» тәкъдим  итә. Кунаклар  өчен     күргәзмә   карау  гына  түгел,  ә   иң тәмле  милли  ризыкларны  татып  карау  мөмкинлеге  дә  оештырылган. 

 Күргәзмәгә  төрле  бал  продукциясен «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык идарәсе» әзерләде,  стендта  балның,  перганың, серкәнең төрле  сортлары   һәм балавыз продукциясе  куелган.  

Казылык  әйберләрен,  кош  итен,  сөт  продукциясен һәм  бакалеяны  Россиянең  эре  агрохолдингларының  берсе  - “Агрокөч” алып  килде.   Яңалыклардан    – натураль төтендә     ысланган   продукция.

«Пестречинка» ҖЧҖ күргәзмәгә  шулай  ук  тавык  итеннән  төрле  продукция алып  килде.   Предприятие 40  елдан  артык  базарда һәм кош  итеннән  200ләп  төрле  продукция  чыгара.    Кошчылык  фабрикаларында  ысланган  әйберләр  элеккеге   рецептлар  буенча  әзерләнә. 

Сөт  продукциясен  1957 елда  оешкан һәм үзенең  шәхси  брендлары  белән  80нән артык  төрдә  продукция  чыгара торган      Зеленодольск сөт   комбинаты  тәкъдим  итә.

 Ел  саен  42 000 тоннадан  артык  яшелчә  җыючы  “Майский” теплица   комбинаты күргәзмәгә   үз   продукциясен: томат, кыяр, борыч,    баклажан, яшел тәмләткечләр,  җир  җиләге  һәм  күк җиләк алып  килде.  Ул,  заманча  технологияләр кулланып,   кыяр  уңышын иң  алдынгы европалылар   дәрәҗәсенә  җиткергән комбинат   –  бер  кв.  метрдан  елга   елга  203 кг  уңыш  җыялар,  ә  помидор уңышы  бер  квадрат  метрдан   113 кг чыга.

«Татспиртпром» компаниясе  киң  даирә  кулланучылар  өчен  алкоголь  продукциясе алып  килде.   Компания   1997 елда  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте карары  белән  төзелгән  һәм  Россиядә  җитештерелә  торган   барлык аракының 11,2%ын  җитештерерлек  куәткә  ия (2018 ел  белешмәләре  буенча).

 «Нәфис-Биопродукт» АҖ күргәзмәгә үзенең  соңгы  яңа  эшләнмәләрен  алып  килде:   соя соусы, «Базилик һәм бөтнек» джемы,  «Мүк җиләге һәм гөлҗимеш» джемы, «Абрикос» джемы,  «Кызыл карлыган» джемы, «Болоньезе»  соусы «Карбонара»  соусы; көнбагыш  майлары:  кара  сарымсак  экстракты белән  май,       «Прованс үләннәре» экстракты белән  май,  «Кызыл сицилия   апельсины» экстракты  белән  май,    «Дүрт борыч» экстракты  белән  май һәм башкалар. 

 «Bionovatic» компаниясе  күргәзмәдә  шулай  ук  үзенең  яңа  эшләнмәләрен   күрсәтә:     болар - Россиядә  бүгенге  көнгә иң көчле  тәэсир  итә  торган   бердәнбер  сыек биоинсектицид һәм гербицидлар деструкторы.

Ә «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү  институты» ҖЧҖ күргәзмәгә органиканы   компенсацияләү  өчен    уникаль  биопродукт   – терлек асты-үсемлек, салам калдыкларының тизрәк  таркалуына китерә  торган «Уникальный Гумус+» биодеструкторын алып  килде.      

Терлекчелек  блогында  кунаклар Татарстаннан ак төлке,  сусар, төлке  һәм мехлы  башка  җәнлекләр    белән, Балтач районыннан китерелгән Татарстан  тибындагы    Холмогор токымыннан  булган сыерлар, Лениногорск районыннан татар  токымлы  айгыр һәм Саба  районыннан  кәҗәләр  белән  таныша  алалар.    

Күргәзмә эше  12  октябрьгә кадәр  дәвам  итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International