Булдыклы агроном

2019 елның 11 октябре, җомга

“Дружба” агрофирмасының бер кырында комбайннар соңгы гектарда арпа суктыра. Янәшәдәге бодай басуында берәү башакларның өлгерүен тикшереп йөри. Баш агроном Роберт Габбазов һәр секунды санаулы булган чорда дөрес карар кылуда агрономнарның роле гаять зур булуын бик яхшы белә.

Мондый җаваплы хезмәткә алынганчы Роберт Габбазов авыл хуҗалыгында берникадәр тәҗрибә туплаган иде инде. Ә генераль директор Радик Гыйсмәтов бу вазифага тәкъдим иткәч, миннән дә тәҗрибәлерәкләр бар бит, дип, аптырап та калды. Үзе җиң сызганып эшкә кереште. Егет кечкенәдән үк авыл тормышы, андагы халыкның яшәеше белән яхшы таныш. Җирдә эшләү серләренә әтисе Ринаттан да күреп өйрәнде. Кызганыч, Ринат абый гына улының бүгенге үсешләрен күрә алмыйча, иртә дөнья куйды. Аны Иске Суыксу Выселкасы авылы халкы сагынып искә ала. Анда яшәүчеләрнең йортларын зәңгәр ягулык белән ягып җылытуга күчерде. Дүрт авылда да мәчетләр төзетүдә катнашты.

Роберт җиде ел Иске Тинчәле мәктәбенә йөреп укыды. “МТЗ-80” тракторына утырып берничә ел чәчүдә катнашты. Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясендә белем алып, яшь агроном “Волга” колхозына эшкә кайтты. Рәис урынбасары, идарәче вазифаларын башкарды. Берничә ел үзе әлеге хуҗалыкка җитәк-челек итте.

Бүген Роберт Ринат улы 25 мең гектар чәчүлек җире булган “Дружба”ның баш агрономы булып эшли. Агрофирма кырларында бөртекле-кузаклы культураларны суктыруда 21 комбайн файдаланылды.

– Ел елга туры килми. Быел соң чәчкән мәйданнардан уңыш югарырак алынды. Көн саен яуган яңгырлар эштә беркүпме тоткарлык ясаса да, үстерелгән уңыш-ны югалтуларсыз җыеп алдык, – ди ул. “Нива” бүлекчәсендә 250 гектар мәй-данда игелгән арпа культурасының һәр гектарыннан уртача 40 центнер уңыш алганнар.  Бодай 35 центнер биргән.

Баш агроном 4336 гектарда көзге уҗым культуралары чәчү өчен туфрак әзерләү һәм чәчү темпын да үз контролендә тотты. Кырда төрле агрочараларны башкаруда катнашучы 100гә якын тракторчының хезмәтен күзәтергә дә өлгерде ул.

Роберт гаиләсе белән дә бәхетле. Тормыш иптәше Рафинә белән өч ул тәрби-яләп үстерәләр. Олысы Инсафка 17 тула инде. Ул да буш вакытларында әтисе бе-лән көннәр буе кырда эшләүче меха-низаторларның хезмәтен күзәтеп йөрде. Кем белә, бәлкем ул да киләчәктә әтисе һөнәрен сайлар. Алма агачыннан ерак төшми бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International