Җәлпәкләнгән бөртек сөтне арттыра

2019 елның 11 октябре, җомга

“Авангард” агрофирмасында терлек азыгын мулдан әзерләү белән беррәттән, анда туклыклы матдәләрнең мөмкин кадәр күбрәк саклануы, үзкыйммәте түбән булуы турында да кайгырталар. Арпа, бодай һәм кукурузны сытып консервлауны нәкъ шул максатта куллануга алганнар да.

Җыеп әйткәндә, әлеге технологиянең өстенлеге бөртекне аның дымлылыгы 30-35 процент чагында, ягъни ике-өч атнага иртәрәк җыю мөмкин-легеннән, ындыр табагына кайтарып тору, бигрәк тә киптерү һәм чистарту кирәк булмавыннан, балавыз өлгерешендәге бөртектә туклыклы матдә-ләр күбрәк булудан, сытып консервланганның киптереп ваклатылганга караганда терлекләр тарафыннан яхшырак үзләш-терелүеннән гыйбарәт. Баш зоотехник Илдар Сә-мигуллин раславынча, сыерларга консервланган бөртек ашату тәүлеклек савымны уртача 1 килограммга арттыра.

– Бүгенге көндә Кайбыч фермасында асралучы 380 сыерның һәрберсеннән уртача 24 килограмм сөт савып алабыз, – ди ул. Узган елның шушы чорына караганда бу 1,5 килограммга артыграк.  Агрофирмада мондый кукурузны беренче тапкыр былтыр кышка кергәндә ашата башлаганнар иде. Быел да шулай булачак, чөнки өлгереп җитүе өчен 40 көн вакыт таләп ителә. Август аенда 120 тонна бөртек сыйдырышлы 60 метр озынлыктагы полиэтилен капчыкларга тутырылган арпа өчен бу срок узган инде, рационга кукурузга кадәр ул кертелә.

– Бүгенге көндә савым сыерларына булганын 22 килограмм яшел кукуруз, 14 килогарамм сенаж, 3әр килограмм консервланган арпа һәм фураж, 1,5 килограмм түп, 1 килограмм аксым өстәмәләре тәшкил итә. Аларга тоз һәм акбур кушылып, азык тараткычта ваклатып бирелә, – ди баш зоотехник. Бу составка әлләни үзгәрешләр кертмичә, ел әйләнәсе бертөрле ашаталар агрофирмада. Азык һәрвакыт барлык кирәкле макро һәм микро элементлар белән балансланган. Илдар Сәмигуллин әйтүенчә, моның өчен башта кышлату өчен әзерләнгән  азыкның сыйфаты тик-шертелә, аннан Казан белгечләре ярдәмендә рацион төзелә. Маллар алдында азык калмый да диярлек. Калса да, әрәм итмиләр. Терлекчеләр аны яңадан җыеп алып,  азык тараткычка салалар. Ул инде яшь терлекләргә бирелә. Агрофирмада сөт җитештерүне арттыру максатында тагын көтү яңартуга зур игътибар бирелә. Узган ел  һәм 150шәр баш нәселле таналар сатып алганнар.  Алар инде бозаулап бетереп киләләр. Һәрберсе тәүлегенә уртача 25 килограмм сөт бирә. Шулай ук раздой оештырыла – 90 көн дәвамында сөтлебикәләрне 3 тапкыр савалар. Мондый шартларда сыер савучыларга да эшлисе җайлы.

– Барысы да әйбәт. Хез-мәт хакын вакытында бирәләр, 35 мең сумнан да ким алганыбыз юк. Авырып киткән очракта да, эшкә чыгасы килә. Биналар чиста, җылы, терлек азыгы мул. Аны без савымга килгәнче таратып куялар. Өйгә кайтып киткәнче берничә тапкыр алларына таба төртә-без, – ди кичке савымга әзерләнүче алдынгы сыер савучы Сиринә Садыйкова. Бина эчендә – үз мәшәкатьләре, урамда – башкасы. Анда кукуруз консервлау бара. Тракторчы Николай Николаев озын, калын капчыклар-ның дөрес тулуын күзәтеп тора, Валерий Куравинга бөртек изү агрегатына төягеч белән кукуруз салып  тору эше йөкләнгән. Узган атна ахырында бер капчыкны тутырып килә-ләр иде инде. Илдар Сә-мигуллин әйтүенчә, алар биредә дүртәү булачак. Ә агрофирма буенча кукуруз барлыгы 700 тонна әзерләнәчәк. Арпа, бодай 800әр тонна консервланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International