Район хуҗалыкларында, авырлык белән булса да, көзге урак дәвам итә.

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,   15 октябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культуралар мәйданнарының 74 процентында эш төгәлләнгән. Яңгырлар темпны арттырырга мөмкинлек бирми. Механизаторлар алдында  татлы тамырның, рапс һәм көнбагышның чиреге тирәсе уңышын  җыю бурычы тора.  

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 86027 тонна сусыл азыкның 71373 тоннасы, ягъни 83 проценты базланган. Һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 25 центнер тәшкил итә. “Коммуна”да һәм “Авангард” агрофирмаларында бөртек өчен үстерелгән кукуруз барлык мәйданның 70 һәм 72 процентында җыеп алынган. “Дружба”да һәм “Заря”да бу эшкә керешмәгәннәр әле.

Туңга сөрү 57821 гектарда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International