Кырып-себереп алдылар

16 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

Казанда ел да уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Үткән шимбә көнне буалылар чираттагы мәртәбә Мәскәү һәм Киров районнары халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр.

Беренче сатып алучылар яктыра башлаганчы ук килделәр. Нигездә бөртек сатып алырга. Шәхси секторда кош-корт асрап яшәүчеләр иртә торырга күнеккән. Сәгать сигезенчеләрдә “Заря” агрофирмасы алып килгән 9 тонна арпа, бодай һәм борчакның бик азы гына калган иде инде. Шулай ук Буа элеваторының йөк автомобиле әрҗәсе дә бушый язган.

— Мин моннан ерак тормыйм. Кул арбасын тартып икенчегә килдем инде. Соңгарак калсаң, алып бетерүләре бар. Тавыкларга бодай кирәк бит. Ел саен шулай ярминкәдә буалылардан алам. Иген чиста, бөртекләр эре, – ди Дамир Галиев. Яшелчәләр дә эре быел. Андый бәрәңгене яратып алалар. Ә менә кишернең, сусылрак, тәмлерәк була, дип, ваграгын сайлыйлар. Аш чөгендерен дә шулай. Хәер, буалы сатучылар – авыл җирлекләре, фермер, шәхси хуҗалыклар  моны алдан белеп, хәстәрләнеп килгәннәр инде.

– Кишернең артык эреләрен җитеште-рүгә җибәрәбез. Капчыкларга уртача зурлыктагыларын махсус сайлап тутырдым, - диде Аксудан Фоат Әлмөхәммәтов. Аның машинасы яныннан кеше бер дә өзелеп тормады. Бәрәңгене дә яхшы алдылар. Башка сатучыларда да ул яхшы китте.

– Ел яңгырлы булгач,  черергә мөмкин, дип куркытканнар иде. Инде казып алганнан соң вакыт күп узды. Черегәне череп беткәндер. Капчыкларда матур күренә, - диләр Гавриловлар.  Бу көнне   казанлылар агрофирмалар, предприя-тиеләр, авыл җирлекләре, фермер, шәхси хуҗалыклар алып килгән бар төр продукцияне яратып алдылар. Кәбестәгә, кабакка, ташкабакка да сорау зур булды, балан белән кара җимешле миләшне, киптерелгән мәтрүшкәне, балны да алдылар. Буа шикәре, икмәге, камыр ризыклары казанлылар күңелен күптән яулаган инде. Сатып алучыларның җырлары белән күңелләрен күтәрүче буалы үзешчәннәрне дә яраталар. Вакыт узган саен ул исемлек арта тора.

– Ике атнага бер сыр белән атланмайны ярминкәдән алам. Яшел Үзән май-сыр комбинатының махсус кибете дә бар. Әмма биредә арзанрак, – ди Галина Свиридова. Башкала халкын, продукциянең үзебезнең җирлектән булуы белән бергә бәяләрнең түбән булуы да җәлеп итә. Яшелчәләр өчен ул быел 10-12 сум тирәсендә иде. Шулай ук итне дә кулай бәядән тәкъдим иттеләр – сыер ите 320, күркәнеке – 290 сумнан артмады. Раил Хисамов фермер хуҗалыгында ат итеннән җитештерелгән хәләл продукциянең дә үз сатып алучысы бар. Аеруча казылыкны тиз алып бетерделәр.

– Алдагы килүдә 40 тонна тирәсе продукция алып килгән идек. Бу юлы, сорау артканга, аның күләмен 50 тоннага җиткердек. Казанлыларның ихтыяҗларын, тәкъдимнәрен белү өчен ярминкә мәйданында махсус әрҗә дә урнаштырдык. Алар шунда теләкләрен язып сала алалар, – ди муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы   Ранис Камәртдинов. Буалыларның сату мәйданчыгын Татарстанның Авыл хуҗалыгы министры урынбасарлары Николай Титов һәм Ришат Хәбипов та танышып киттеләр. Алар продукция ассортиментыннан канәгать калдылар һәм ярминкәне оештыруны югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования