Көмеш, бронза һәм биш алтын, футболчыларның уңышлы елы

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Быел Буаның яшь футболчылары медаль арты медаль чүплиләр. Республика дәрәҗәсендә! Тренер Ринат Садыйков бу сезонны иң уңышлысы, дип саный. 2002-2003 һәм 2008-2009 елгы уенчылар быел ике тапкыр Татарстан чемпионы исеме алуга ирештеләр: мини футбол буенча республика беренчелегендә һәм кече шәһәрләр арасындагы ярышларда. 2004-2005 елгы футболчылар шул ук ярышларда бронза һәм көмеш медаль алдылар. Укучылар гына түгел, олылар да чемпион булды. Буа уенчылары беренче тапкыр мини футбол буенча Татарстан Республикасы ярышларында катнаштылар һәм чемпион булуга ирештеләр. Дөрес, әлегә икенче лигада.

Уңышлардан, чыннан да, башлар әйләнерлек.  Ринат Садыйков җиңүләр һәм уңышсызлыклар турында сәгатьләр буе сөйли, анализлый ала. Аның фикеренчә, җиңәм, дисәң, җиде кат тирең чыкканчы шөгыльләнергә кирәк. Балаларга башлангыч звенода ук футболда команда булып эш итә белүнең зур мәгънәгә ия булуын төшендерү зарур. Монда яшь тренер Радик Садыйковның өлеше  зур. Шулай ук команда ярышларда чарлана. Ветеран-тренер иң яхшы дәрес - ярышлар, дип санаганга, быел Буада беренче тапкыр ир-егетләр арасында республика беренчелеге уеннарын оештыруга ирешә. Беррәттән футболны олылар арасында да популярлаштырырга омтыла.  Ветераннар  арасында укучылары Евгений Моисеев, Антон Комиссаров, Камил Азизов сынатмыйлар. Икенче лигада җиңү, аларга киләсе елда беренче лигада уйнау шансы бирде. Аннан соң, тупланган команданы бергә җыеп, уенчыларны югалтмый эшләү осталыгы да кирәк. Тренерлар чыгарылышлар белән дә тыгыз элемтәдә торалар. Ярышлар оештырсалар, алдан хәбәр итеп, чакыралар. Ринат Фарукович бу уңайдан бер мисал китерә: 2002-2003 елгы уенчылар бик көчле команда була. Югарырак сыйныфларда кем-кая укырга китеп, тарала башлыйлар. Тренерлары моңа юл куймый, спорт мәктәбенә чакыра. Нәтиҗәдә, алар быел да ике тапкыр чемпион булуга ирештеләр. Ә күнегүләр өчен хәзер мәйданчыклар, заллар җитәрлек. Тренер  районда футболны тагын да популярлаштырып, зуррак, масштаблырак бәйгеләрне үзебездә кабул итәргә хыяллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International