Бикле ишекләр артында алиментчылар бурычлардан кача

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Суд приставларының Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча бүлек хезмәткәрләре “кара” исемлек тотып, бурычлылар адреслары буенча йөрделәр. Кәгазьдә шәһәр буенча 92 кешенең исем-фамилиясе язылган. Алиментчыларныкы. Алар арасында әтиләр генә түгел, әниләр дә шактый.

Шундыйларның берсенә – Р. Люксембург урамындагы күпкатлы йортта яшәүче хатын-кыз янына юл тоттык. Ул баласына 30 мең сум акча тиешле. Суд приставлары озак кына квартира ишеген шакысалар да, беркем дә җавап бирмә-де. Күршесе аның соңгы вакытта биредә күренмәвен әйтте.

– Бу квартирага тагын киләбез әле. Әгәр ананың биредә яшәмәвен төгәл беләбез икән, эзләүгә бирәбез. Бу юнәлештә эшләүче махсус коллегабыз бар, - диде Рамил Гыйматдинов.

Икенче адрес буенча – Бебель урамында яшәүче ир-атның, өйдә булса да, ишекне ачмаячагын приставлар яхшы белә.

– Алдагы көннәрдә килгән идем, өйдә телевизор яктысы бар, ишекне, тәрәзәне күпме шакыдым, ачмады, - диде Рәшит Исмәгыйлев.

Бу көнне тәрәзәдә ут күренмәде. Хуҗа берничә ел дәвамында баласына алимент түләмәгән, бурычы 300 мең сумга җыелган.

Жорес урамында яшәүче әти белән дә шул ук хәл. Беркайда да эшләмәүче ир-ат әти-әнисе белән яши. Алимент бурычы суммасы 100 мең сумга кадәр җиткән. Ир-ат күптән суд приставыннан килгән “кунаклар” белән аралашудан баш тарта икән. Моңа кадәр капканы өлкәннәр ача иде, күрәсең, алар да өйдә юк, диештеләр приставлар. “Балаң турында искә төшер – алиментларны түлә!” республика акциясе кысаларында уздырылган чираттагы рейд шулай узды.

Рамил Гыйматдинов әйтүенчә, өч район буенча 185 алимент түләмәүче әти-әни исәпләнә. Шуларның 21 эзләүдә, 22сенә карата җинаять эше кузгатылган, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсенең 1бүлеге нигезендә 41 беркетмә тутырылган. Кайберләре катгый чаралар куллангач кына, баласы хакында искә төшерә икән. Мәсәлән, быел бер әти йөртүче таныклыгыннан мәхрүм каласы килмичә, баласына булган бурычын түләп бетергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International