Балалар кондитер һөнәре белән таныштылар

2019 елның 18 октябре, җомга

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Преодоление» клубы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Шатлык» дигән чара оештырганнар. Чара эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Балалар кондитер һөнәре һәм кондитер әйберләре белән таныштылар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары «рәсемнәр җый», «артык әйберне тап», «эш өчен кемгә нәрсә кирәк?» дигән дидактик уеннар, кондитер эшләнмәләре турында викторина уздырганнар. Бигрәк тә балаларга «гаиләбезнең яраткан кондитер эшләнмәләре»дигән дискуссиядә катнашу ошады.

Мондый чаралар балаларның кызыксынучанлыгын, танып-белү активлыгын үстерә, өлкәннәрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияли.
Чара ахырында чәй өстәле оештырылды, анда балалар имбир прәннекләре һәм торт белән сыйландылар. Балалар һәм чараны оештыручылар чараның спонсорлары шшәхси эшмәкәр В.М. Бихузинага һәм шәхси эшмәкәр И. И. Хисаметдиновка һәм «Тещины блина» кулинариясенә татлы бүләкләр һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International