Буада шәһәр автобусы тукталышларында яңа павильоннар урнаштырыла

2019 елның 18 октябре, җомга

Буада шәһәр автобусы тукталышларында яңа павильоннар урнаштырыла. Һәрберсе 130 мең сумга төшкән әлеге корылмалар шәһәрне уңайлыландыру кысаларында башкарыла.

Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә шәһәр территориясендә автобус маршруты буенча аның уникесе урнаштырылган. Тимер каркасларга пыялаларын беркетү эшләре тәмамланып килә. Павильоннар мәйданнарына брусчатка җәелгән. Аларны урнаштыру эшләре ки-әсе елда да дәвам итәчәк. Әле тагын биш тукталышта иске корылмалар калачак.

- Павильоннарны яшәүчеләр социаль челтәрләрдә тавыш бирү буенча үзләре сайлады. Күргәнегезчә, ул уңайлы һәм дизайн ягыннан да отышлы. Кайбер павильоннарга ике яктан да кереп-чыгып йөрү мөмкин. Бу пассажирлар өчен уңайлылыкны һәм куркынычсызлыкны күздә тотып эшләнде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев.

Тукталышларда чүп-чар савытлары да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International