Буаның яшь картингчысы республикада беренче урынны аулады

2019 елның 19 октябре, шимбә

Шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре балалары арасында ТР Эчке эшләр Министрлыгы кубогына картинг буенча ярышлар узды.
Анда республиканың 31 районыннан һәм шәһәреннән 60 бала катнашты. Буаны Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең (тренеры И. Сабирҗанов җитәкчелегендә) Зөлфәт Садыйков, Ландыш һәм Айзат Нәфиевлар тәкъдим итте. Айзат 7-12 яшьлек катнашучылар арасында беренче урынны алды. Узган ел ул бишенче булган.

Ул кубок, медаль, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры имзасы белән грамота һәм 7000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Афәрин Айзат, котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International