Буаның яшь футболчылары республиканың көмеш призерлары

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

2019 елның 18-20 октябрендә Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексында 2002-2003 елгы 16 команда арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды. Ярышларда республиканың Апас, Аксубай, Баулы, Буа, Кама Тамагы районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре командалары катнашты.

Уеннарның тантаналы ачылышында футболчыларны, тренерларны һәм җанатарларны Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов җылы сәламләде. Ул балаларга уңышлар, гадел көрәш, кызыклы уеннар һәм якты җиңүләр теләде.

Ярышларны ябу тантанасы Буа районының ОДМиС начальнигы Е.О. Илюшин һәм "Батыр" спорт мәктәбе директоры А. З. Гобәйдуллин катнашында узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Казан шәһәренең Вахитов районы спорт мәктәбе2-14 сыйныф укучылары;

2 урын - "БАТЫР" спорт мәктәбе (тренеры: Садыйков Р. Ф.)       

3 урын-Байлар Сабасыннан "Яшьлек"
 
Барыгызны да лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International