РСФСРның спорт мастеры Рәшит Исхаков истәлегенә багышланган "Көрәш" буенча районара турнир узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

19 октябрь көнне "Батыр" спорт мәктәбендә ТР чемпионы, РСФСРның спорт мастеры Рәшит Исхаков истәлегенә, 2002 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча районара турнир булып узды. Бу ярышларда 1 урынны Буа районы җыелма командасы яулады. 2 урынны Апас районы җыелма командасы яулады. 3 урын - Чувашия Республикасының Батыр районы җыелма командасы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм спортчыларга киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International