«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Җылы йорт»социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына бардылар.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Буа муниципаль районындагы « Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Кәримова А.К. һәм Низамова Р. Т. Чүпрәле муниципаль районындагы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән төркемле дәрес үткәрделәр.  Чара сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Балалар белән «Импульс», «Балавыз шәме», «Жмурки» һ.б. хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Шулай ук балалар көз турында табышмаклар чиштеләр. Мондый чаралар балалар коллективын берләштерә, файдалы ял итү күнекмәләрен формалаштыра һәм вакытны бушка уздырырга вакыт калдырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International