Хезмәттәшләре, дуслары Буа районының элеккеге башлыгы Азат Айзетулловны туган көне белән котладылар

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Азат Касыймович талантлы оештыручылар, компетентлы җитәкчеләр, Татарстан Республикасы белән горурланучы хезмәт сөючән кешеләр рәтенә керә. Аның тормыш юлы-максатка омтылучан һәм үз эшенә бирелгән, күпләргә үрнәк булырлык кеше юлы. Аның бай тәҗрибәсе, югары эшлекле һәм шәхси сыйфатлары, катлаулы мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итә белүе Азат Касыйм улына лаеклы абруй һәм хөрмәт казанды. Җиргә хуҗалык мөнәсәбәте, перспективаны күрә белүе нәтиҗәсендә ул Буа муниципаль районының тотрыклы социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Аның профессиональлеге, югары оештыру сәләте, киләчәккә эшли белүе Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфасында аеруча ачык чагылды. Районның социаль-икътисади үсеше бу чорда тотрыклы позитив үсеш белән характерлана, бу икътисадның барлык тармакларын системалы үстерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Истәлекле юбилее көнендә аны 60 яшьлек юбилее белән Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов котлады :
⠀"Хөрмәтле Азат Касыймович, сез үз гражданнарыгыз, Татарстан Республикасы өчен күп эш башкардыгыз. Сезнең хезмәтегез турында «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме, «Фидакарь хезмәт өчен»медале ачык раслый.
Сезгә хас һөнәри осталыгыгыз, күпьяклы белемегез, бетмәс-төкәнмәс энергия, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда «фундаментальлек», киләчәктә эшли белүегез районыбыз, республикабыз иминлеге өчен яшәү һәм хезмәт итү осталыгының һәрвакыт ачык мисалы булыр дип ышанам.
Бу истәлекле көндә сезгә иң кадерле нәрсә – нык сәламәтлек, шулай ук чиксез тормыш оптимизмы, куелган максатларга ирешүдә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм үҗәтлек телим. Сезне беркайчан да яхшы кәеф һәм тормыштан сөенә белүегез ташламасын, барлык уй-ниятләрегез яхшы эшләр һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешсен! Сезгә Гөлнур Хәлил кызы белән озын бәхетле гаилә тормышы, балаларга, оныкларга һәм Буа муниципаль районы халкына шатлык-куанычлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International