Буа каратистлары яңа Чабаксардан медальләр белән кайттылар

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

18-20 октябрьдә узган Россия Кубогында Буа шәһәренең «Ак барс» клубы спортчылары 5 алтын, 3 көмеш, 3 бронза медаль яулады. 12-13 яшьлекләр категориясендә команда шугалагы дисциплинасында беренче урынны алды.
Команда составында Азамат Хәсәнов та бар иде. М.Вахитов исемендәге гимназиядән Рамазан Исхаков, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева. Шәхси Кабудода Азамат Хәсәнов – беренче, нунчак кумитэ дисциплинасында өченче урынны алды. Камилла Чернеева шәхси Кабудода ката-беренче, индивидуаль ката - өченче урынны алды. 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге Миләүшә Латыйпова Катада өченче урынны алды. Шәхси Кобудо Ката да икенче урынны алды. 5нче гимназиядән Айрат Гыйззәтуллин Ката Кобудо буенча дүртенче урынны алды.
Укытучы Ринат Хәсәнов сүзләренә караганда, уңышлар җиңел булмады: ярышларда Россиянең 15 төбәгеннән 600 дән артык спортчы катнашты. Спортчыларны һәм тренерны чын күңелдән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International