Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдаланыгыз

2019 елның 25 октябре, җомга

WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы” системасында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәүгә, шулай ук йөртүче таныклыкларын электрон төрдә алмаштыру һәм бирү буенча дәүләт хезмәт күрсәтүләрен алуга язылуны тормышка ашыра.  Әлеге портал аша дәүләт пошлинасын түләгәндә  30 процент  ташлама да каралган.

Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чыкмыйча, чиратларда тормыйча гына гариза бирү, шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең уңайлы имтихан алу яисә теркәү подразделениесен, аңа бару датасын, вакытын сайлау мөмкинлеге бирә. Моннан тыш хезмәт күрсәтү, документларны һәм гаризаны кабул итү моментыннан алып бер сәгатьтән узмаган вакыт эчендә күрсәтелә. Халыкка уңайлы булсын өчен, агымдагы елның 1 октябреннән гражданнарны кабул итү кичке вакытта да – 20 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла.

Россия милли йөртүче таныклыкларын алмаштыру һәм халыкара йөртүче таныклыкларын алу һәм алмаштыру буенча хезмәт күрсәтүләр күпфункцияле үзәкләрдә дә гамәлгә ашырыла. Бу очракта хезмәт күрсәтү срогы 15 эш көненнән артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International