Тимерче-рәссам булып эшләү язган

8 ноябрь 2019 ел., җомга

Күптән түгел Рус Киштәгендә авыл яшьләре җыелып, часовняга ремонт ясадылар. Алар белән бергә җиң сызганып 79 яшьлек Михаил Гришин да эшләде. Ул кайчандыр үзе ясаган иконаларны яңартты.

Бу юлы да аның гомер буе кызган тимер кыйнап тупасланып беткән куллары, ювелирга хас нечкәлек белән эшләделәр – ул изге сурәтләрнең һәр контурын төгәл сызып, оригинал макетка туры китереп башкарды. Соңгы елларда буяу, пумала хакында онытып торуына да карамастан.

– Мин хәзер балыкчы-пенсионер гына. Элек рәсем күп ясадым, иҗат эшләремне туганнарга, дусларга бүләк иттем. Ерактан кайтып алучылар да булды, - диде ул.

Үзендә сакланганнары да шактый. Хәзер дә картның өе галереяны хәтерләтә – биредә пейзаж, натюрморт, портрет жанрындагы картиналар, төрле изгеләр төшерелгән иконалар кадерләп саклана. Аларга карап, сокланып туймыйсың.

Армиядә хезмәт иткән вакытында ук вузга имтиханнарсыз алырга теләгәннәр аны. Надежда Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты педагоглары солдат Миша җибәргән рәсемнәрне карагач, хәрби частька хат юллыйлар – армия хезмәтеннән соң әлеге уку йортының икенче курсына  килергә тәкъдим итәләр.

– Әни авылда берүзе, фронтовик толы. Мин - аның бердәнбер таянычы. Бара алмадым, армиядән кайтып колхозга тимерче булып эшкә кердем, - дип сөйләде Михаил Андреевич.

Профессиональ рәссам булу кебек  чынга ашмаган хыялы һәм сугышта хәбәрсез югалган әтисе хакында сөйләгәч, бик моңсуланып калды пенсионер.

– Ичмасам, кайда җирләнгәнен дә белмим, каберенә барып кайтыр идем, - диде ул ачынып.

Күңелдәге әлеге тирән яра туган авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл ясарга этәргеч бирә. Алдан булачак һәйкәлнең макетын рәсемгә төшерә, аннан аны тимердән ясап, торгыза. Инде менә ничә еллар буе Җиңү көнендә һәйкәл тирәсенә укучылар җыелалар, Андрей Гришин кебек батыр фронтовикларга атап шигырьләр сөйлиләр.

Моннан тыш, героебыз Рус Киштәгенә керү юлына куелган стеланың да авторы. Авылдашлары аңа бу эшләре өчен бик рәхмәтле.

Тимерче буларак та ул кирәкле кеше авылда. Чөнки дистә еллардан бирле Михаил Андреевич барчасына якыннарын соңгы юлга озатканда  җирләү кирәк-яракларын тимердән ясап бирә. Беркемне дә кире бормады, диләр.

Менә шундый дипломсыз рәссам-тимерче ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования