Сорауларга дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин җавап бирә.

2019 елның 8 ноябре, җомга

Сорауларга дәүләт алкоголь инспекциясенең  территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин җавап бирә.

“Шәһәрдәге сәүдә нокталарының берсендә бер тапкыр кулланылучы тартмада  салат сатып алдым. Тартмада бернинди мәгълүмат ябыштырылмаган. Сатучыдан кайчан ясалган дип кызыксынгач, ул яңа гына китерделәр, дип җавап бирде. Өйгә кайткач кабып карасам,  салат бозылган. Мәгълүмат ябыштырмыйча җитештерүче закон боза түгелме?

Гүзәл Нәгыймуллина.Буа шәһәре”.

-Җитештерүче (башкаручы, сатучы) бу очракта  “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы федераль законның 10 маддәсен боза. Ул кирәкле һәм дөрес мәгълүматны  җиткерергә бурычлы. Азык-төлек товарларда аның составы, үзкыйммәте, аны ничек кулланырга һәм сакларга кирәклеге, кайчан, кайда эшләнүе, төргәкләү вакыты, бәясе, саклану вакыты, җитештерүченең  адресы, фирма исеме язылган булырга тиеш. Бозылган товар сатып алганда кулланучы бу хакта Роспортребнадзорның территориаль идарәсенә язмача мөрәҗәгать итә ала. Аның нигезендә сәүдә ноктасында тикшерү оештырылачак.

“Күптән түгел балама көзге  итек сатып алдым. Ике атна дигәндә табаны кубып та чыкты. Кызганычка каршы, товарны сатып алуым турында чекны да сакламаганмын. Бу очракта кибет миннән товарны кире аламы? Алмаган очракта нишләргә?

Эльмира Гомәрова.Буа шәһәре”.

- Чекны сакламау товарны сатучыга дәгъва белдерүгә нигез булып тормый. Бу очракта сатып алучы кибеткә аяк киемен алып килергә тиеш. Кибет аны кабул итүдән баш тарткан очракта ул ике экземплярда дәгъва яза ала. Һәр ике кәгазьгә дә сатучы имзасын салырга бурычлы. Дәгъваның берсе кибеттә кала, икенчесе - сатып алучыда. Әгәр дә ун көн эчендә бернәрсә дә хәл ителмәсә, әлеге дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International