Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 10 аенда терлекчелеккә йомгак ясадылар

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 10 аенда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

 Чарада муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Ленар Гарипов катнашучыларны терлекчелек тармагының 10 ай нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү, шулай ук хуҗалыклар эшенә анализ ясау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.

Бүгенге көндә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 706,8 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 238,6 мең баш, дуңгызлар – 451,1 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 54,1 мең баш, кош – корт – 14,5 млн.баш, атлар-19,6 мең баш.

Киңәшмә барышында агымдагы елның 10 аенда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча алдынгы районнар аталды. Алар-Мамадыш (+3117 баш), Балтач (+1303), Саба (+1663), Әтнә (+868), Балык Бистәсе(+768), Кукмара(+825), Чүпрәле (+317), Баулы (+298) һәм Тәтеш (+208) районнары. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куйган районнарга кисәтү ясалды.

Агымдагы елның 10 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 1135,8 мең тонна сөт җитештерелгән (104% узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда), 332,4 мең тонна ит (103%), шул исәптән эре мөгезле терлек (үстерелгән) – 81,4 мең тонна (99%), дуңгызлар – 76,1 мең тонна (106%), кош-корт-172,9 мең тонна (103%).

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 8 ноябрьгә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда тәүлеклеклек савым 3426,5 тонна тәшкил итә.

Сөт җитештерү буенча беренчеләрдән булып Балтач, Әтнә, Кукмара, Алексеевск, Актаныш һәм Саба районнары билгеләп үтелде.  Ит җитештерү буенча иң яхшы динамиканы Биектау, Мамадыш һәм Кукмара районнары күрсәтте.

Моннан тыш, киңәшмә барышында мөгезле эре терлек үрчетү буенча нәтиҗәләр ясалды. Бу эшне оештыру турында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе» ДКУ башлыгы Ришат Зарипов сөйләде.

Киңәшмә ахырында районнар вәкилләрен «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы хезмәткәре»конкурсында катнашырга чакырдылар. Шулай ук катнашучыларга азык үзәге эше турында видеоролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International