Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2019 елның 8 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара бүген шәһәрнең мәдәни үсеше үзәгендә узды. Район халкын иминлек сагында торучы Эчке эшләр бүлеге ветераннарын һәм полиция хезмәткәрләрен котларга Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов килделәр. Хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык, ныклык һәм җаваплылык өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

Чара барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Иң яхшы хезмәткәрләргә хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарган өчен ведомство бүләкләре, рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырылды. Чара район үзешчән сәнгать артистларының бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International