Референдумда катнашыгыз!

2019 елның 16 ноябре, шимбә

24 ноябрьдә шәһәрдә үзара салымны кертү һәм файдалану буенча референдум узачак.

Бу уңайдан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев буалыларны анда актив катнашырга өнди. Аның әйтүенчә, узган елгы үткәрелгән референдум буенча быелның 1 апреленә 1 миллион 630 мең сум акча җыелган булган. Әлеге суммага республика бюджетыннан 6 миллион 520 мең сум күләмендә субсидия кайтартылган. Шулай итеп, гомуми сумма 8 миллион 150 мең сумны тәшкил иткән. 9 ноябрьгә кадәр 210 мең сум күләмендә акча кергән. Үзара салым акчасына шәһәрнең Гагарин, Комсомол, Мәктәп (өлешчә) урамнарында тротуарлар салынган. Киләсе елга бу эшләрне Мәктәп, Р.Люксембург, Ефремов урамнарында дәвам итү планлаштырыла.

Быелгы референдум да булсын өчен буалыларның 50 проценттан да күбрәк катнашуы таләп ителә. Барлык шәһәр халкын актив катнашырга чакырып калабыз!

Буа шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Шамил Садриев әйтүенчә, шәһәрдә барлыгы 16469 сайлаучы бар. Җирле референдум үтәчәк 24 ноябрь көнне аларны 15 сайлау участогында 7дән 20 сәгатькә кадәр көтәләр. Көнендә сайлау участогына килә алмаганда, алдан тавыш бирә аласыз. 19 ноябрьгә кадәр моның өчен Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 “А” йорт адресы буенча территориаль сайлау комиссиясенә, 20сеннән 23 ноябрьгә кадәр сайлау участокларына килергә кирәк. 24 ноябрь көнне үз сайлау участогыгызга сәламәтлегегез какшау сәбәпле килә алмасагыз, калган гаилә әгъзаларыгыз, күршеләрегез, социаль хезмәткәрләр һәм башкалар аша язмача яки телдән мөрәҗәгать итә аласыз. Бу очракта өйгә килеп тавыш бирү оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International