Яңа энциклопедия төзелә

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Буа энциклопедиясенең  яңа томы киләсе ел башында дөнья күрергә тиеш. Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда моңа әзерлек эшләре бара.

Музей директоры Люция Әхмәтҗанова әйтүенчә, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкләгән эшче төркем атна саен очрашып, булган эшкә нәтиҗә ясый. Алар –  музей, җирлекара үзәк китапханә, мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре. Бүгенге көнгә 928 кеше турында мәгълүмат эшкәртелгән. Аларның исемнәре энциклопедиядә урын алачак. Беррәттән беренче басмага керә алмаган буалыларның шәхси мәгълүматларын да тикшерәләр, яңаларын да кабул итәләр.

– Күбесе үзләре, якыннары турында мәгълүматларны төгәл бирмиләр, яки оныттык, диләр. Дәүләт бүләк-ләренең дә исемнәре, кайсы ведомстводан, ничән-че елда бирелгәнлеге дөрес күрсәтелми. Безгә үзе-безгә алар эшләгән учреждениеләргә шалтыратып, белешергә туры килә, - дип сөйләде Люция Мәүлетовна.

Моннан тыш фотографияләрнең дә сыйфатлы булуы сорала. Кайбер кешеләрнең фотоларын кабат  китертергә туры килгән. Өстәвенә энциклопедия төзү комиссиясе мәгълүматларны кыскартып бирүне дә таләп итә. Мәсәлән, Совет армиясендә хезмәт иткән сүзне “СА” дип кенә, елларны бары саннар белән генә күрсәтергә кирәк, дип белдергәннәр. Шуңа эшче төркем 928 кешенең мәгълүматларын яңадан тагын бер кат тикшереп чыгарга тиеш. Бу уңайдан аларга ярдәмчеләр җитми. Шуңа шәһәргә якын авыл китапханәчеләрен дә җәлеп итәргә карар иткәннәр. Моннан тыш волонтерлар да булышсалар, комаучауламас, иде диләр.

– Теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Моңа рус телен, компьютерны яхшы белү кирәк, - ди музей директоры.

Энциклопедиягә дәүләт бүләкләгән район кешеләре исемнәре генә түгел, Буаның элеккеге Сембер губерниясе составындагы тарихы да кертеләчәк. Аерым өлкәләргә – белем бирү, җитештерү, мәдәният объектлары эшчәнлекләренә тукталалар. Мисал өчен райондагы машина-трактор станцияләре, педагогия училищесы, Дзержинский исемендәге балалар санаторие һәм башкалар турындагы язмалар кертелә. Әлеге мәгълүматларның барысын да район архивы туплап, эшче төркемгә тапшыра.

Бу күмәк эштә авыл җирлекләре башлыкларын да актив булырга чакыралар. Чөнки энциклопедия “геройларының” күбесе авылдан. Кайберләре исән булмау сәбәпле, алар турында белешмәләрне алу өчен туганнарын табарга туры килә.

Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә, туган якны өйрәнү музеенда дәүләт бүләкләре булган барлык райондашларны көтеп калалар.  Мәгълүматларны электрон форматта алып килсәгез яки җибәрсәгез тагын да яхшы. Электрон почта адресы: buamusey@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: 3-34-48.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International