Сан алу электрон рәвештә булачак

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Киләсе елның 1 октябреннән 25енә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алу күп яктан уникаль булачак.

Статистика бүлегенең баш белгеч-эксперты Марс Дәүләтшин әйтүенчә, анда төп акцент яңа технологияләрне куллануга ясала. Ул әлеге процессны күпкә уңайлы итәчәк. Беренчедән,  кәгазь бланклар бетерелеп, алар урынын планшетлар алачак. Моннан тыш республикада, шул исәптән районда яшәүчеләр электрон сан алу битләрен дәүләт хезмәт күрсәтүләренең Бердәм порталында үзлекләреннән тутыра алачаклар. Аны үзең генә түгел, ә гаиләнең башка әгъзалары өчен дә эшләргә мөмкин. Моның өчен бары идентификацияләүнең һәм аутентифи-кацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәлгән булу кирәк. Интернет-сан алуны күпфункцияле үзәкләрдә интернетка тоташтырылган кунаклар өчен компьютерларда да узу мөмкинлеге тудырыла. Онлайн сан алу сораулары сан алучылардагы кебек үк. Үзлекләреннән сан алучылар аны узу турында код-раслагыч алачаклар һәм аны сан алучыга әйтергә тиеш булачаклар.

Ә бүген Россиядә беренче тапкыр санлы форматта оештырылачак сан алу уңышлы узсын өчен әзерлек дәвам итә. Бу максатта районда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзелде, барлык торак пунктларда адрес хуҗалыклары торышы тикшерелде, йортлар адреслары исемлеге булдырылды. Буа районы буенча барлыгы 17528 йорт исәпләнә. Бүген искергән яисә бөтенләй булмаган урам исемнәре, йорт номерлары аншлаглары яңартыла, алыштырыла.

Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат җанисәп алуны үткәрүне оештыру планын эшләү нигезе булып тора. Аны төзегәндә территория исәп һәм сан алу участокларына бүленә һәм сан алучы персоналның күләме билгеләнә. Район буенча сан алуда 80гә якын сан алучы катнашыр, дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International