Өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гражданнарның янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

ТР  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»  хезмәткәрләре  өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә  торучы гражданнарның өйләренә барып, хәлләрен белештеләр.    Йортларны карап чыктылар, янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр һәм тиешле актларны рәсмиләштерделәр. Бүлекчә белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучылар белән янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр дәүткәрделәр. Барлыгы 359 өлкән кеше белән очрашып, аларның барысына да янгын куркынычзлыгы буенча белешмәлекләр таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International