Буада гриппка каршы вакцинация ясау кампаниясе дәвам итә. Ул 1 декабрьгә кадәр барачак.
Район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Резеда Җәләлова сүзләренә караганда, районга 20718 доза вакцина кайтарылган. Быел грипп диагнозы белән авыручылар теркәлмәгән. Узган ел шундый диагноз 4 пациентка куелган иде. Әмма ОРЗ, ОРВИ, шул исәптән пневмонияне дә кичергән кешеләр күп булды. Быел пневмония диагнозы 159 пациентка куелды. Һәм аларның берсе дә прививка ясатмады. - Вакцина булганчы, килегез, прививканы 1 декабрьгә кадәр ясагыз. Кайберәүләр прививка ясатканнан соң да авырып киткән, дип ялгыш саный. Сакланган организм авыруны җиңелрәк кичерә, өзлегүләр булмый, - ди Резедә Вадимовна. Сезне яңа поликлиникада, 220 кабинетта көтәләр.