Район җитәкчесе Ранис Камартдиновның фермерлар белән очрашуы узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район җитәкчесе Ранис Камартдиновның Иске Тинчәле авыл җирлеге территориясендә эшчәнлек алып баручы фермерлар белән очрашуы булды. Очрашу барышында катнашучылар җирле үзидарә органнарына территорияләрне төзекләндерүдә, кышкы чорда кар җыештыру, үзара салымга ярдәм итү мәсьәләләрен карадылар.

Ранис Рафис улы фермерларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International