Александр Браверман: «Авыл хуҗалыгы кооперативларының өстенлеге эре сәүдә челтәрләреннән һәм кредит ресурсларыннан файдалана алуда»

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бүген Казанда  Кече һәм урта  эшкуарлык корпорациясенең    стратегик  сессиясе узды. Корпорациянең  генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат  Хәбипов һәм Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашындагы  түгәрәк  өстәлдә  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  турында  фикер алыштылар.  

Семинарны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов ачты, ул  фермерларга  ярдәм  итүнең  һәм авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерүнең  төп  мәсьәләләрен  игълан итте.    «Татарстанда   3 898 мең кеше  исәпләнә, шуларның 900 меңе яки   һәр дүртенчесе  авылда  яши. Бүген  455 мең кеше  шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  бара һәм    4 263 – крестьян (фермер) хуҗалыгы.  Авылда  кече  һәм урта  бизнес субъектларының  дәүләт ярдәме  белән  авыл  хуҗалыгы  җитештерүен тотрыклы  үстерүе  күзәтелә.    Быел  бу  максатлар  өчен    2 млрд сумнан  артыграк  акча  бүлеп  бирелде, аның 1,3 млрд сумы  – грантлар. Мәс., «Агростартап» программасы буенча  Илкүләм  проектны  гамәлгә ашыру  аркасында    103 фермер грант алдылар.  Алган  акчаларның  бер  өлешен  алар  авыл  хуҗалыгы кооперативына кертә  алалар», - дип  сөйләде Ришат Хәбипов.

Авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү  темасын  дәвам  итеп,  министр  урынбасары  техника, җайланмалар һәм  терлекләр сатып  алганда  һәм  аларны  авыл  хуҗалыгы кооперативына  тапшырганда,  аларның    50%  хакын кайтару  мөмкинлеге  турында  әйтте.   Моның  өчен  үз районыңда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.    Ришат Хәбипов шулай  ук    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын булдыруга һәм үстерүгә  юнәлдерелгән  чараларны  гамәлгә ашыру  максатларында  республикада «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча    компетенцияләр  үзәге» төзелүе  турында  искә төшерде.      

 Авыл  хуҗалыгы кооперациясенең  мөһимлеген Кече һәм урта  эшкуарлык корпорациясенең       генераль директоры Александр Браверман да  хуплады.  «Авыл  хуҗалыгы кооперативлары, һичшиксез,  федераль сәүдә  челтәрләренә  һәм  кредит  ресурсларына  үтеп  керә    алалар», - диде  Александр Браверман һәм  кече  һәм урта  бизнеска,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  ярдәм  итү  максатларында  Кече һәм урта  эшкуарлык корпорациясе тарафыннан  METRO CASH & CARRY челтәре  белән  хезмәттәшлек  турында  килешү  төзелде,  дип өстәде.  

Моннан  тыш,  түгәрәк  өстәл  кысаларында  сәүдә челтәре,   «МСП Банк» АҖ,  «Россельхозбанк» АҖ,  Сбербанк ПАО һәм  ВТБ Банкы вәкилләре     фермерлар  өчен  төрле  ярдәм  чаралары турында  сөйләделәр,  шул исәптән     Кече һәм урта  эшкуарлык  бизнес-навигаторы (Бизнес-навигатор МСП) порталы  аша да.  

Аннары  катнашучылар мәсьәләне сораулар  һәм җаваплар  форматында  җентекләбрәк  карадылар,  шулай  ук   Кече һәм урта  эшкуарлык корпорациясе, банклар һәм сәүдә  челтәре вәкилләре  белән  индивидуаль тәртиптә  аралашу  мөмкинлеге  булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International