Буа районының волейбол командасы "Спартак" Кубогына ачык турнирда 1 урынны яулады

2 декабрь 2019 ел., дүшәмбе

Буа муниципаль районының волейбол буенча ир-атлар җыелма командасы "Спартак" Кубогына ачык турнирда 1 урынны яулады.

Биектау районында узган ярышларда 5 команда катнашты.

Безнең спортчылар биш ел эчендә беренче тапкыр финалда җиңүче исеменә лаек булдылар. Команда тренеры Марат Вәлиуллинны һәм волейболчыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Спортчыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования