Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия үткәрәчәк

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

        Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 3 декабрьдә  Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

     www.vk.com/pfr_rt,

    www.facebook.com/pfrrt,

    www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

  www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International